2 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Социаль фондта пенсиянең балл санын ничек белергә икәнен аңлаттылар
Россиялеләр пенсиянең балл санын «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки РФ Социаль фондының якындагы бүлекчәсе аша белә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Җавап бирәсе: гамәл дәфтәре кайчан ябыла?
Яхшысы гына түгел, начары да языла. Адәм баласының һәрбер кылган гамәле теркәп барыла. Аларны сыздырып ташларга яисә начар гамәлләрне яхшыга төзәтергә мөмкинме? Гамәл дәфтәре кайчан ябыла? Наил хәзрәт Йосыпов белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Марат Кәбиров
Шатлык
Шатлык ул кайчагында күктән төшкән зур таш кебек тоела. Таш кебек каты түгел инде, бер җиреңне дә авырттырмый, киресенчә, чиксез рәхәтлек бирә, үзеңне дөньяның иң бәхетле кешесе итеп тоярга мәҗбүр итә, әмма аны берүзең генә күтәрү кыен.
-
Яңалыклар
Хезмәт министрлыгы пенсияне паспорт урынына «Макс» QR-коды буенча бирергә тәкъдим итте
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта бүлекчәләрендә пенсия алганда паспорт белән бер үк дәрәҗәдә «Макс» цифрлы таныклыгын куллану мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Язмыш
«Бу кадәр яшәвенә үзе дә шакката»
Ютазы районында яшәүче Мөхтәрәмә Хәйретдинова – Татарстанның иң өлкән яшьтәге кешесе. Быелның 2 апрелендә 107 яшен тутырды ул. Бүген 61 яшьлек кызы Гөлнара тәрбиясендә гомер итүче әбинең хәлен белештек.
-
Яңалыклар
Өлкән яшьтәгеләр өчен тәрбия гаиләләренә ярдәм итүгә 4 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән
Татарстанда «Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбия гаиләсе» проектын гамәлгә ашыру өчен быел республика казнасыннан 4 миллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда суыклар сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде
1 октябрьдән Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл (ГТХ) режимы кертелде – тиешле боерыкка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
Җәмгыять
Санап йөриләр: республикага килүче туристлар саны кимегән
Уңайлы кунакханәне – фатирга, очкыч, поездларны автомобильгә алыштырабыз. Быел Татарстанга килүче туристлар уңайлылык урынына акчаны янда калдыру яклы. 7 ай нәтиҗәләре республикага килүче туристлар саны кимү хакында сөйли. Моны беренче чиратта илдәге вазгыять, ягулык мәсьәләсе һәм еш кына аэропортларның ябылып торуы белән аңлаталар.
-
Яңалыклар
Мамадышның «Албай» аучылык хуҗалыгында аю атканнар
Аюга кагылу озак еллар тыелган иде. Моңа кадәр «Кызыл китап»ка кертелгән ерткычны быелдан ауларга рөхсәт бирелде. Сәбәбе – аларның саны артып китү.
-
МӨҺИМ
Йогышлы чор: грипп һәм вируслы авырулар сезонына кердек
Авырыйсызмы? Температурамы? Нәрсә белән дәваланасыз? Эштә чәй өстәле янында сөйләшүләр дә, якыннарың белән аралашулар да, мәктәп-бакча тирәсендәге яңалыклар да шуның ише хәл белешүләргә кайтып кала бу арада. Аптырыйсы юк, әбиләр чуагын артта калдырып, тирә- якка көз хуҗа булып маташа. Яңа ел фасылы янып торган төсләр генә түгел, югары температура, томау төшү, тамак авыртулары да алып килә.
-
Яңалыклар
Татарстанда пенсионерларга эшсезлек буенча пособие түләнәме?
Эшләүче пенсионер, башка хезмәткәр кебек үк, эшен югалтырга мөмкин. Әмма ул эшсез сыйфатында теркәлә һәм тиешле түләүгә өметләнә аламы. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда көнчыгыш циклоны йогынтысында һава шартлары начарая, температура фонның кимүе дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.